Экспертлар мөмкинлекләре чикле кешеләрнең технологияләр өлкәсендә проблемалары турында фикер алышты

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

3 мартта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова инвалидлар эшләре буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы комиссиянең инвалид яшьләрне социаль интеграцияләү мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышында катнашты. Утырыш барышында регионнардан экспертлар фикерләре белән уртаклаштылар. Министр хезмәттәшләрен Татарстанның бу өлкәдә тәҗрибәсе белән таныштырды.

Россия Президенты киңәшчесе А.Ю. Левицкая инвалид кешеләр өчен цифрлы технологияләрнең үтемлелеге һәм нәтиҗәлелеге белән бәйле системалы проблемаларны күтәрде.

Утырышта катнашучылар төрле проектларның техник биремнәрен эшләү һәм әзерләү этабында цифрлы алымнарны берләштерү буенча карарлар эшләү зарурлыгын билгеләп үттеләр, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен универсаль дизайн принципларын да.

Бу юнәлештә эш Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәмендә дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International