ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2023 ел
җомга

«Бердәм Россия» белән минем карьерам» федераль партия проекты кысаларында 1 мартта «Бердәм Россия» партиясенең Яшел Үзән җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсе базасында Яшел Үзән шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Светлана Гататдинова гражданнарны кабул итте.

Озак вакыт карау системасын булдыру проектын тормышка ашыру кысаларында Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәр Галина Лихачева 2021 елның июненнән көн саен пенсионер, тыл хезмәтчәне Мария Бабатованы карый.

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучыларны психососиаль тернәкләндерү максатыннан гарденотерапия уңышлы кулланыла. Өлкәннәрнең хезмәт мөмкинлекләреннән файдалану буенча чаралар уздыру аларның танып белү функцияләрен сакларга һәм вак моториканы үстерергә ярдәм итә.

Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтү максатыннан, 3 мартта Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгеннән социаль хезмәт алучылар «бәйләм батальонына» кушылдылар.

Бөтен ил буенча мобилизацияләнгән кешеләргә оеклар, шарфлар, бияләйләр бәйлиләр. Бу эшкә «Изгелек» үзәгендә дә кушылырга булдылар. Бу эшнең терапевтик эффекты та бар – башкарылган эшнең мөһимлеген һәм кирәклеген тоеп эшләү тагын да күңеллерәк.

Әзер эшләнмәләр «Дарим тепло» волонтерлар төркеме аша сугышчыларга җибәреләчәк.

2 мартта Алексеевскиның «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында психолог Наталья Конова ата-аналар өчен «Мин – ата-ана» дигән социаль уен оештырды. Дәрестә шулай ук «Роботлар» метафорик карталары кулланылды.

Шушы көннәрдә Бөгелмә районындагы «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен Бөгелмә районының тимер юл ЭЧ-10 электр белән тәэмин итү дистанциясенә һөнәри юнәлеш бирүче экскурсия оештырылды.

Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан төрле арт-терапия техникалары киң кулланыла.

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Милли әкият юллары буйлап» дигән темага дәрес үткәргәннәр. Чара Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган.

Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре дүрт көн дәвамында үсешендә авыр күп тайпылышлары булган балалар белән эшләүдә «Портаж» методикасын куллану буенча укулар уза.

ТР Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган чара Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында узды. Учреждение кунагы модель үзәк китапханә китапханәчесе Анастасия Семенова булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International