Эльмира Зарипова Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюковны юбилее белән котлады

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

Бүген, 6 мартта, үзенең 95 яшен Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков билгеләп үтә. Аны юбилее белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да котлады.

Галим-конструктор Илдус Шәйхелислам улы Мостюков 1928 елда Казанда туган. КАИның радиотехника факультетын тәмамлый һәм 1955 елда Казан ОКБ-294кә урнаша. Авиация техникасы эшен өйрәнү һәм авиация өчен махсус чаралар һәм системалар эшләү белән шөгыльләнә. 1980 елда радиолокацион танып белүнең Бердәм дәүләт гомумроссия системасын булдырганы өчен Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Илдус Мостюков – «үзеңнеке–чит-ят» тану системасын булдыручыларның берсе.

«Илдус Шәйхелислам улы җитәкчелегендә төзелгән проектлар бүген дә Россия Федерациясе саклану системасында кулланыла һәм югары бәя ала», – диде Эльмира Зарипова. Ул юбилярга нык сәламәтлек, иминлек һәм игелек теләде.

Илдус Мостюковны шулай ук Казан милли тикшеренү техник университеты, Радиоэлектроника һәм телекоммуникацияләр институты коллективлары, оборона предприятиеләре, иҗтимагый оешмалар һ. б. котлады. «Без барыбыз да Татарстан Республикасында шундый герой булуы белән горурланабыз. Һәм бүген безгә аның 95 яшен билгеләп үтү – зур мәртәбә», – дип ассызыклады ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International