Лаеш тернәкләндерү үзәгендә бәйрәм чарасы узды

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган музыкаль бәйрәм узды.

Бәйрәм репертуары кадерле һәм яраткан әниләргә багышланган иде. Чарада шулай ук Лаеш шәһәренең балалар сәнгать мәктәбенең «Яшьлек» ансамбле дә катнашты. Ансамбльдә катнашучылар балаларга бүләк иткән музыкаль номерлар җылылык, мәхәббәт һәм уңай эмоцияләр белән тулы иде. Бәйрәм ахырында балалар хатын-кызларга үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International