Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиада чаралары кысаларында спорт дәресе узды. Балалар хәрәкәтчән рус халык уеннары уйныйлар, җитезлек, көч һәм тапкырлыкта ярыштылар.
Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге социаль хезмәтләр алучылары өчен балчык терапиясе буенча мастер-класс үткәрелде.
Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева «Гаилә конфликтларын кисәтү һәм судка кадәр җайга салу, җаваплы ата-аналык» республика семинар-практикумында катнашты. Чара Алексеевск муниципаль районында узды.
Республикада Украина, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожск өлкәсе, Херсон өлкәсе территорияләрен калдырып китүче һәм хәзерге вакытта Татарстан Республикасында торучы гражданнарга эшкә урнашуда ярдәм итү дәвам итә.
16 мартта Буа шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Бердәм Россия» белән минем карьерам» партия проектын тормышка ашыру кысаларында 20 эшсез гражданга һәм бер эшсез инвалидка социаль адаптация буенча хезмәт күрсәтелде.
Бүген, 16 мартта, «Бердәм Россия» белән карьерам» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге һәм Казан (Идел буе) федераль университетының Яр Чаллы институты (филиалы) студентлар һәм чыгарылыш укучылары өчен «Үзеңне тап» вакансияләр ярминкәсен уздырдылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 11 мартындагы 230 номерлы карары нигезендә кайбер дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләрен шифаханә-курорт дәвалау белән тәэмин итү буенча пилот проекты 2023 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Быел сертификатны социаль хезмәт күрсәтү, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт учреждениеләре хезмәткәрләре, шулай ук муниципаль хезмәткәрләр ала ала.
Сәламәтлек культурасын формалаштыру, физиологик яшәү сәләтен ныгыту һәм балаларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү максатларында Алексеевскның «Кайгырту» социаль приютында «Сәламәтлек һәм шатлык территориясе» проекты тормышка ашырыла. Ул «Гражданнарның сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау» номинациясендә республика гранты алган.
«Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит» дигән бөтенроссия наркотикларга каршы акциясе кысаларында 15 март көнне Менделеевск районында «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге мәгълүмати материаллар тарату буенча акция оештырды. Чараны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Исток» һәм «SMS-дети» волонтерлык отрядлары белән берлектә үткәрде.
Яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыру буенча «Сәламәт булу – уңышлы булу!» программасы кысаларында 14 мартта Минзәлә шәһәренең боз сарае базасында балалар өчен дәрес узды. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре яшүсмерләргә шугалакларда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр.