Минзәләдә «Сәламәт булу – уңышлы булу!» программасы гамәлгә ашырыла

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыру буенча «Сәламәт булу – уңышлы булу!» программасы кысаларында 14 мартта Минзәлә шәһәренең боз сарае базасында балалар өчен дәрес узды. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре яшүсмерләргә шугалакларда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр. Куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм техникасын үтәп, балалар төрле күнегүләр башкардылар, тимераякта хәрәкәт итү техникасын, адымнарны өйрәнделәр. Кыюрак кешеләр хәтта тимераякта бозга чыкты.

Мондый чаралар балалар организмына файдалы йогынты ясый, нерв системасын ныгыта, чыныктыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International