Менделеевск шәһәрендә наркотикларга каршы профилактик акция уздырылды

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

«Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит» дигән бөтенроссия наркотикларга каршы акциясе кысаларында 15 март көнне Менделеевск районында «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге мәгълүмати материаллар тарату буенча акция оештырды. Чараны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Исток» һәм «SMS-дети» волонтерлык отрядлары белән берлектә үткәрде.

Акциянең максатлары – җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуда катнашуга җәлеп итү, наркоманнарны дәвалау һәм тернәкләндерү мәсьәләләре буенча квалификацияле ярдәм күрсәтү турында мәгълүмат бирү.

Шәһәр урамнарында волонтерлар бөтенроссия наркотикларга каршы акциянең беренче этабын уздыру турында буклетлар тараттылар. Акция наркоманиянең куркынычын аңлаган һәркемне уяу булырга һәм наркоманияне профилактикалауда актив катнашырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International