Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиада чаралары кысаларында спорт дәресе узды. Балалар хәрәкәтчән рус халык уеннары уйныйлар, җитезлек, көч һәм тапкырлыкта ярыштылар. Дәрес хәрәкәт активлыгын, коммуникатив күнекмәләрне, балалар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Шулай ук тернәкләндерү үзәгендә балаларны патриотик тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Шушы көннәрдә яшүсмерләр өчен җыр бәйгесе үткәрелде. Катнашучылар сугыш еллары җырларын, кинофильмнардан композицияләрне искә төшерделәр. Мондый чаралар иҗади сәләтләрне үстерә, рухи кыйммәтләр һәм патриотик хисләр формалаштыра.