Татарстанда мәҗбүри күченүчеләр арасыннан 354 кеше эшкә урнаштырылган

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Республикада Украина, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожск өлкәсе, Херсон өлкәсе территорияләрен калдырып китүче һәм хәзерге вакытта Татарстан Республикасында торучы гражданнарга эшкә урнашуда ярдәм итү дәвам итә.

Әлеге гражданнар өчен вакытлыча урнаштыру һәм туклану өчен 11 пункт булдырылган, аларга шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре хезмәткәрләренең эшкә урнашу мәсьәләләре буенча консультатив ярдәме күрсәтелә. Социаль яклау органнары хезмәткәрләре гражданнарга бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен документлар рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча консультация бирәләр. Шулай ук мәҗбүри күченүчеләр өчен вакансияләр ярминкәләре, эш бирүчеләр белән очрашулар оештырыла.

Эшкә яраклы гражданнар саны 551 кеше тәшкил итә, шуларның 298 вакытлыча урнаштыру пунктларында яши. Эшкә урнаштыруда ярдәм сорап 455 кеше мөрәҗәгать иткән. Алар арасында шулай ук эшләргә теләүче 12 инвалид һәм 30 пенсионер да бар.

16 мартка 354 кеше эшкә урнаштырылган, бу эшкә урнаштыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән гражданнар санының 77,8 % тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International