Бүген, 16 мартта, «Бердәм Россия» белән карьерам» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге һәм Казан (Идел буе) федераль университетының Яр Чаллы институты (филиалы) студентлар һәм чыгарылыш укучылары өчен «Үзеңне тап» вакансияләр ярминкәсен уздырдылар.
Яр Чаллы һәм якын-тирә шәһәрләрдән 65 предприятиенең кадрлар хезмәте 1500дән артык буш эш урыны тәкъдим итте. Чарада катнашучылар арасында «КАМАЗ» ГАҖ, «Хайер Индастри Рус» ҖЧҖ, «Ремдизель» АҖ, «РИАТ» ААҖ, «Татэнерго» АҖ филиалы – Зәй ГРЭСы, «ЕлАЗ» ҖЧҖ һ. б. бар иде.
Сәламләү сүзе белән институт директоры Мәхмүт Ганиев, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры урынбасары Жанна Хайрова һәм «КАМАЗ» ГАҖ персоналны җәлеп итү төркеме җитәкчесе Айгөл Сәлахетдинова чыгыш ясадылар.
«КАМАЗ» ГАҖ виртуаль буяу тренажерын тәкъдим итте, анда 3D-күзлек киеп, автомобильләрне буяп карый алдыйлар. «Кориб» КТ HR-бүлеге җитәкчесе Ольга Чернышева студентлар өчен «Эш бирүче белән әңгәмәне ничек узарга» дигән мастер-класс үткәрде. Мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы профконсультанты Людмила Хазова яшьләргә резюме төзү кагыйдәләре турында сөйләде, беренче эш урынын сайлауның хәлиткеч факторларын билгеләү буенча күнегүләр белән уртаклашты. «Сатурн» ҖЧҖ кадрлар хезмәте вакансияләр ярминкәсенә кофе машинасы белән килде һәм кунакларны кайнар эчемлек белән сыйлады.
Эш бирүчеләр тарафыннан түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителде: инженер-технолог, технологик җиһазларны көйләүче, электромеханик, администратор, келәтче, комплектлаучы, автомобиль йөртүче, механика җыю эшләре слесаре һ. б. Хезмәт хакы 40 меңнән 140 мең сумга кадәр.
Чарага 950 студент килде. Эш бирүчеләр потенциаль эшчеләрнең резюмеларын җыйдылар.