16 мартта Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә «ТИСБИ» Идарә университетының Әлмәт филиалы студентлары белән очрашу узды. «Таттелеком» ГАҖ вәкилләре катнашындагы чарага «Хокук һәм социаль тәэмин итүне оештыру» һәм «Логистикада операцион эшчәнлек» юнәлешләре буенча белем алучы студентлар килде.
Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре кулинария дәресе үткәрделәр. Анда көндезге тору төркеменә йөрүчеләр катнашты.
Аерым категория гражданнарны эшкә урнаштырганда ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирү максатыннан 16 мартта Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге эш бирүчеләр белән очрашу үткәрде. Түгәрәк өстәл эше «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында оештырылды.
15 мартта Зәй шәһәренең урман массивында ел саен үткәрелә торган ведомствоара «Хыялдагы чаңгылар» хәйрия акциясе узды. «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, физик культура һәм спорт идарәсе, яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре яшь социаль хезмәт алучылар өчен урман массивына бару оештырдылар.
Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге 16 мартта инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе оештырды. Чара «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында узды.
16 мартта Менделеевск муниципаль районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары учреждение педагоглары белән очрашты. «Ата-аналар өчен мәктәп» программасы кысаларында үсеп килүче буында нормага каршы сүзләр куллануны бетерү турында сөйләштеләр.
15 мартта Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында өлкән яшьтәге гражданнар һәм когнитив тайпылышлары булган инвалидлар өчен көндезге тору бүлегендә уң як ярымшары рәсем ясау техникасында «Лалә» мастер-классы үткәрделәр.
«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре ведомствоара төркем составында гаилә иминсезлеге фактлары турында килгән хәбәрләрне оператив рәвештә эшкәртәләр.
Өйдә социаль хезмәт алучы гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм вакытында күрсәтелүен контрольдә тоту чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә чаралар үткәрелә. Аларда үзәк директоры Наталья Сигаева, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Наталья Полякова катнаша.
17 мартка «Россия эше» порталы аша республика халкы 16 меңгә якын гариза биргән. Ел башыннан эш эзләүдә ярдәм сорап 11 942 кеше мөрәҗәгать иткән.