16 мартта Буа шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Бердәм Россия» белән минем карьерам» партия проектын тормышка ашыру кысаларында 20 эшсез гражданга һәм бер эшсез инвалидка социаль адаптация буенча хезмәт күрсәтелде.
Социаль адаптация буенча тренингта катнашучылар мөстәкыйль эш эзләү ысуллары белән таныштылар, резюме төзергә өйрәнделәр, эш бирүче белән телефон аша сөйләшүләр алып бару күнекмәләрен алдылар, әңгәмә узуның төп кагыйдәләрен карадылар, үз-үзләрен тәкъдим итүнең гамәли күнекмәләрен үзләштерделәр. Барлык катнашучылар да эшлекле аралашу күнекмәләрен камилләштерү буенча киңәшләр алдылар.
Чарада «Бердәм Россия» партиясенең Буа җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Наталья Храмова, Буа шәһәре башлыгы урынбасары Светлана Зайцева һәм мәшгульлек үзәге директоры Дилә Алексеева катнашты.