Республика семинар-практикумында җаваплы ата-аналык мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева «Гаилә конфликтларын кисәтү һәм судка кадәр җайга салу, җаваплы ата-аналык» республика семинар-практикумында катнашты. Чара Алексеевск муниципаль районында узды.

Семинарның максатлары: гаилә иминсезлеген профилактикалауга ярдәм итү, гаилә берлекләрен ныгыту, конфликтлы хәлдә калган гаиләләргә психологик-педагогик, хокукый ярдәм оештыру, яшьләрне җаваплы ата-аналыкка әзерләү.

Шулай ук Алексеевск районына сәфәр кысаларында Юлия Андреева социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International