Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге социаль хезмәтләр алучылары өчен балчык терапиясе буенча мастер-класс үткәрелде. Технология борчылу һәм уңайсызлык хисе белән көрәшергә, үз-үзеңне контрольдә тотуны тоярга, эчке тынычлыкны кайтарырга ярдәм итә.
Дәрес барышында социаль хезмәтләр алучылар балчыктан чәчәкләр ясарга өйрәнделәр. Катнашучылар эш нәтиҗәләреннән бик канәгать калдылар, аларның кәефе сизелерлек яхшырды.