ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2023 ел
чәршәмбе

Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Минзәлә районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында көн саен аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән тернәкләндерү чаралары үткәрелә.

Мамадыш муниципаль районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе карамагындагылар пицца әзерләү буенча кулинария мастер-классында катнаштылар.

Бүген Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында планнан тыш уку-күнекмә эвакуациясе һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде.

Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Инна Нурмиева «Милли бизәкләр дөньясы: гжель» дигән комплекслы чара уздырды.

28 мартта Әгерҗе районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Сыерчыклар килде» акциясе старт алды.

Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Арча районындагы «Шәфкать үзәге» комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә «Вологда челтәре. Ап-ак бизәкләр» дигән дәрес узды.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар өчен туберкулезны дәвалауның үзенчәлекләре һәм ысуллары турында лекция оештырылды.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре мөселман дини оешмасы – «Ак мәчет» мәдрәсәсе вәкилләре белән мәгълүмати очрашу үткәрделәр.


28
март, 2023 ел
сишәмбе

Гражданны ничек эшкә урнаштырырга һәм шул ук вакытта дәүләттән хезмәт хакы түләү өчен субсидия алырга? Бу хакта эш бирүчеләргә Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре сөйләде. Очрашуда катнашучылар мондый мөмкинлекне нинди дәүләт программалары бирә икәнен белделәр.

Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашкан солдатларга һәм мобилизацияләнгәннәргә гуманитар ярдәм җибәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International