Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Инна Нурмиева «Милли бизәкләр дөньясы: гжель» дигән комплекслы чара уздырды.
Тәрбияләнүчеләр гжель рәсеме, аның барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Балалар дәрес темасы буенча презентация һәм видеоролик карадылар, гжель белән буялган савыт-саба һәм уенчыкларны карадылар. Тәрбияче рәсем элементларына игътибар итте. Аннары балалар гжель рәсеме белән савыт-саба ясадылар һәм иҗади эшләр күргәзмәсе оештырдылар.
Мондый чаралар халык сәнгатенә кызыксыну, дөньяга караш һәм иҗади сәләтләрне үстерә, халык осталарының хезмәтенә хөрмәт, ватанга һәм аның милли традицияләренә мәхәббәт хисе тәрбияли.