28 мартта Әгерҗе районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Сыерчыклар килде» акциясе старт алды.
ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенең экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Виктор Хәмитов тәрбияләнүчеләргә сыерчыкларга оя ясау һәм аларны кеше торагы янында элү традициясенең кайдан башлануы турында сөйләде. Танып белү хикәясеннән соң приют территориясендә уртак көч белән сыерчыклар оялары урнаштырылды.
Тәрбиячеләр билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар балаларны экологик тәрбияләүгә ярдәм итә.