Минзәлә интернат-йорты гуманитар ярдәм әзерләгән

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашкан солдатларга һәм мобилизацияләнгәннәргә гуманитар ярдәм җибәрделәр.

Тармак хезмәткәрләре сугышчыларга азык-төлек һәм шәхси гигиена чаралары җибәрде. Шулай ук уртак тырышлык белән махсус хәрби операция үткәрү зонасына җибәрү өчен өй токмачы әзерләнде. Интернат-йорт хезмәткәрләре бу күчтәнәч күңелле сюрприз булыр, солдатларга өйләрен һәм якын кешеләрен искә төшерер дип өметләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International