Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре мөселман дини оешмасы – «Ак мәчет» мәдрәсәсе вәкилләре белән мәгълүмати очрашу үткәрделәр.
Чара барышында Чаллы халкына өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе һәм шартлары турында хәбәр иттеләр. Күрсәтелгән хезмәтләрнең төрләре һәм исемлеге, тарифлар, аларны күрсәтү шартлары турында фикер алыштылар. Очрашуда катнашучыларга «Ышаныч» социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең практик эшчәнлегеннән мисаллар да китерелде. Шулай ук гражданнарга «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проектын тормышка ашыру, мондый гаиләне булдыру тәртибе, өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру, Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе, Актив озын гомерлелек мәктәбе эшен оештыру турында сөйләделәр.
Оешмалар белән турыдан-туры аралашу, авыр проблемалар турында фикер алышу, файдалы мәгълүмат алмашу уңышлы эшнең нигезе булып тора. Очрашуда катнашучылар каралган темаларның мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләп үттеләр.