Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Арча районындагы «Шәфкать үзәге» комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә «Вологда челтәре. Ап-ак бизәкләр» дигән дәрес узды.
Дәреснең максатлары: рус сәнгатенә кызыксыну формалаштыру, рус халык мәдәнияте турында күзаллауларны киңәйтү.
«ИЗОбрази-ка» түгәрәгендә катнашучылар Вологда челтәре барлыкка килү тарихы турында кызыксынып тыңладылар, челтәр үрү техникасы белән таныштылар, Россиядә бу кәсепкә нигез салучылар турында белделәр. Аннары, Вологда челтәре мотивларын кулланып, алар күлмәкнең якаларын ап-ак бизәкләр белән бизәделәр.
Мондый эш тернәкләнүчеләрнең иҗади сәләтләрен ача, дөньяны төрлечә күрергә өйрәтә.