Шушы көннәрдә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре полимер балчыктан декор ясау буенча мавыктыргыч мастер-класста катнаштылар. Чара белгечләрнең һәм җитәкчеләрнең эмоциональ януын кисәтү максатыннан оештырылды.
27 мартта Менделеевскның «Яшьлек» яшьләр үзәге базасында «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль хезмәт алучылары һәм Җиңү волонтерларының махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашуы булды.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар китапханәдә булды. Чараның максатлары коммуникатив һәм когнитив активлыкны киңәйтү, киңлектә ориентацияне яхшырту һәм инфраструктура объектлары белән танышу иде.
Музыка, театр, иҗат дөньясына чуму социаль яклау учреждениеләрендә булган балаларны тернәкләндерүнең мөһим элементларының берсе. 25 мартта Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә Яр Чаллы шәһәренең орган залына бару бәхете елмайды. Балалар орган музыкасының тылсымлы дөньясына чумдылар.
27 мартта Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиаданың «Хәрәкәт активлыгына өйрәтү программасын» тормышка ашыру кысаларында балаларның спорт ялы оештырылды.
Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәткәрләр һәм интернат-йортта яшәүчеләр өчен полиция хезмәткәрләре «Сак булыгыз, алдакчылар!» темасына әңгәмә үткәрделәр. Профилактик әңгәмә барышында алар катнашучыларга алдауның төп төрләре һәм ысуллары турында сөйләделәр, киңәшләр бирделәр.
«Бергә булдырабыз» проектын тормышка ашыру кысаларында, балалар арасында суицидны кисәтү максатыннан, Менделеевск муниципаль районында «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр педагоглар белән бергә «Психологик ярдәм. Ышаныч телефоны» стенды ясадылар.
Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Алия Нигъмәтҗанова кызыклы дәрес үткәрде. Аның җитәкчелегендә көндезге тору төркеменең тугыз әгъзасы пластилиннан мандалалар ясадылар.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 23 мартта үз эшен ачарга һәм дәүләттән бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме алырга теләгән эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча эксперт советы утырышы узды.