Югары Ослан интернат-йортында медицина тематикасына әңгәмә уздырдылар

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар өчен туберкулезны дәвалауның үзенчәлекләре һәм ысуллары турында лекция оештырылды. Шәфкать туташы Елена Елхина бу җитди авыруның куркыныч булуы, туберкулез инфекциясе чыганаклары, авыру үсешенә ярдәм итүче факторлар, профилактик чаралар үткәрү кирәклеге турында сөйләде. Тыңлаучылар мондый мөһим темага җитди карадылар, күп сораулар бирделәр, кызыклы әңгәмә өчен рәхмәт белдерделәр.

Интернат-йортта сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм төрле авыруларны профилактикалауга юнәлдерелгән чараларны үткәрүгә зур игътибар бирелә. Учреждение медицина хезмәткәрләре лекцияләр һәм әңгәмәләрне атна саен оештыралар. Мондый очрашулар өлкәннәрне үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International