Минзәлә интернат-йортында яшәүче аз хәрәкәтләнүчеләр белән көн саен дәресләр үткәрелә

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Минзәлә районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында көн саен аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән тернәкләндерү чаралары үткәрелә.

Бүген социаль тернәкләндерү буенча белгеч «Йомгак җыябыз» уенын үткәрде. Йомгакны сүтеп-җыеп, аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар кулларның вак моторикасын үстерү белән генә чикләнмиләр, ә шулай ук ял итәләр, тискәре ситуацияләрдән читләшәләр, аларның эмоциональ халәте нормальләшә. Болар барысы да авыру яки җәрәхәтләр аркасында бу күнекмәләрне югалткан кешеләр өчен бик мөһим һәм кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International