«Кайгырту» үзәгендә социаль-көнкүреш адаптациясе буенча мастер-класс узды

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Мамадыш муниципаль районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе карамагындагылар пицца әзерләү буенча кулинария мастер-классында катнаштылар.

Дәрес башында бүлек белгече Гүзәл Андреева пешергәндә куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрде. Аннары тәрбияләнүчеләр рецептны язып алдылар, һәркем эштә актив катнашты. Барысы да үз эшләренең нәтиҗәсеннән канәгать калдылар һәм мондый пиццаны өйдә якыннары белән әзерләргә сүз бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International