ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Сергий атакай һәм Шәфкать туташлары җәмгыяте вәкилләре булып китте.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән даими рәвештә тернәкләндерү чаралары үткәрелә, алар когнитив функцияләрне саклауга юнәлдерелгән.


19
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә уеннарга багышланган тематик көн узды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларында социаль хезмәтләр алучылар арасында «Россиянең киләчәге безнең кулларда» дигән видеороликлар конкурсы үткәрә. Конкурс яшүсмерләргә һөнәри үзбилгеләнүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру кысаларында Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгече Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә чираттагы дәрес үткәрде. Чара вак моториканы үстерүгә юнәлдерелгән иде һәм ярма терапиясе белән башланды.

Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында, һөнәрләрнең күптөрлелеге турында күзаллаулар формалаштыру максатыннан, тәрбияче Галия Зайцева «Профнавигатор» уен программасын үткәрде.

18 июльдә Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы «Яшүсмерләрнең үз-үзләренә кул салу куркынычы булган үз-үзләрен тотышы» дигән темага түгәрәк өстәл үткәрде. Чараның максаты – ата-аналарны балаларның кризис һәм суицид алды шартларын тану ысулларына өйрәтү.

Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең стационар төркеме тәрбияләнүчеләре белән татар милли костюмы турында танышу әңгәмәсе үткәрделәр. Чара балаларны татар милли мәдәниятенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Сәламәтлекне саклау, балаларны һәм яшүсмерләрне спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү максатыннан Алексеевск районының «Кайгырту» социаль приютында тәрбияче Наилә Дәүләтшина наркоманияне, тәмәке тартуны һәм алкоголизмны профилактикалау буенча «Мин тормышны сайлыйм» программасы буенча спорт марафоны уздырды.

19 июльдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар өчен ачык һавада чара үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International