Лениногорск районында ата-аналар белән яшүсмерләрнең суицидаль тотышлары турында сөйләштеләр

2023 елның 19 июле, чәршәмбе

18 июльдә Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы «Яшүсмерләрнең үз-үзләренә кул салу куркынычы булган үз-үзләрен тотышы» дигән темага түгәрәк өстәл үткәрде. Чараның максаты – ата-аналарны балаларның кризис һәм суицид алды шартларын тану ысулларына өйрәтү.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар балигъ булмаганнарның суицид үзенчәлекләре белән таныштылар, суицидаль тотыш билгеләрен тану күнекмәләрен үзләштерделәр. Ата-аналар бер фикердә: сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтен һәм тормыш өчен куркыныч булган ситуацияләрдә куркынычсыз тәртип күнекмәләрен формалаштыру бала һәм компетентлы өлкән кешенең уртак эшчәнлегендә булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International