«Кайгырту» социаль приютында спорт марафоны уздырдылар

2023 елның 19 июле, чәршәмбе

Сәламәтлекне саклау, балаларны һәм яшүсмерләрне спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү максатыннан Алексеевск районының «Кайгырту» социаль приютында тәрбияче Наилә Дәүләтшина наркоманияне, тәмәке тартуны һәм алкоголизмны профилактикалау буенча «Мин тормышны сайлыйм» программасы буенча спорт марафоны уздырды.

Чара башында алкоголь, тәмәке һәм наркотик матдәләрнең зыяны турында сөйләштеләр. Аннары спорт ярышлары узды, анда балалар актив катнашты.

Чара ярдәмендә балалар үзләренең сәламәтлекләре һәм начар гадәтләре турында дөрес нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International