«Астра» тернәкләндерү үзәге – игелекле эшләр җәлеп итү урыны

2023 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Сергий атакай һәм Шәфкать туташлары җәмгыяте вәкилләре булып китте. Кунаклар балаларга һәм ата-аналарга игелек, мәрхәмәтлек турында сөйләделәр һәм үзәккә Алабуга гыйбадәтханәләре мәхәлләләре иганә иткән акчага сатып алынган махсус логопедик өстәл бүләк иттеләр. Рәхмәт йөзеннән балалар әти-әниләре белән бергә концерт һәм курчак спектаклен күрсәттеләр.

Чара флешмоб, бию һәм фотосессия белән тәмамланды. Бәйрәм тагын бер тапкыр «Астра» үзәгенең игелекле эшләр җәлеп итү үзәге булуын күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International