Министрлык «Россиянең киләчәге безнең кулларда» дигән видеороликлар конкурсы үткәрә

2023 елның 19 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларында социаль хезмәтләр алучылар арасында «Россиянең киләчәге безнең кулларда» дигән видеороликлар конкурсы үткәрә. Конкурс яшүсмерләргә һөнәри үзбилгеләнүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Конкурста катнашу өчен учреждение оештыру комитетына гариза җибәрә. Видеода берничә социаль хезмәт алучы катнаша ала. Видеороликны әзерләгәндә остаз сыйфатында учреждениенең бер хезмәткәре була ала.

Видеога таләпләр:

- стиль – ирекле;

- видеога техник таләпләр – 4:3 өчен 480х360, 16:9 өчен 480х272;

- видео форматы – mp4, wmv, mov, avi;

- видеоның максималь озынлыгы 5 минуттан артык түгел;

- видеороликны монтажлаганда һәм төшергәндә махсус программалар һәм инструментлар кулланырга була;

- социаль хезмәт алучылар видеоролик жанрын үзләре билгели (интервью, репортаж, мәгълүмати, уен, документаль видеоклип);

- видеода слайд-шоу рәвешендә фотолар куллану тыела;

- видеороликта катнашучының фамилиясе, исеме, атасының исеме һәм учреждение исеме булырга тиеш;

- видеороликның эчтәлеге Россия Федерациясе законнарына каршы килергә тиеш түгел. Реклама характерындагы, әдәпсез яки рәнҗетүче, шулай ук конкурс темасына туры килмәгән яки элек конкурста катнашкан видеороликлар кабул ителми.

Гаризалар һәм видеороликлар 2023 елның 25 сентябреннән 6 октябренә кадәр кабул ителә.

Гаризаларны карау һәм видеороликларның эчтәлеген бәяләү 9–20 октябрьдә узачак.

Гариза һәм видео rrc.org@bk.ru электрон почта адресына җибәрелә («Россиянең киләчәге безнең кулларда» дигән тамга белән).

Конкурсны уздыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәгенә Казан шәһәре, Петербург ур., 40 йорт, 205 каб. адресы буенча, 598-31-96 телефоны яки rrc.org@bk.ru e-mail адресы буенча («Россиянең киләчәге безнең кулларда» дигән тамга белән) консультация алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International