Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә уеннарга багышланган тематик көн узды.
Көндезге бүлектә балалар танып белү, логика, хәтер һәм игътибар атмосферасына чумдылар. Өлкән тәрбияләнүчеләр «Мемополия», «Дабл» өстәл уеннары белән танышалар, кечкенәләр пазллар җыерга өйрделәр, вак моториканы яхшырттылар, шулай ук «Кибет», «Аш бүлмәсендә» сюжетлы-рольле уеннар уйнадылар.
Мондый уен эшчәнлеге балаларда танып белү активлыгын формалаштыра, социаль интеллектны, коммуникатив күнекмәләрне үстерә һәм коллективта үзара эш итәргә өйрәтә.