«Балкыш» приютында тәрбияләнүчеләр һөнәри юнәлеш бирү дәресендә катнаштылар

2023 елның 19 июле, чәршәмбе

Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында, һөнәрләрнең күптөрлелеге турында күзаллаулар формалаштыру максатыннан, тәрбияче Галия Зайцева «Профнавигатор» уен программасын үткәрде.

Катнашучыларга төрле биремнәр, уеннар тәкъдим ителде, шулай ук алар яраткан шөгыль турында гыйбрәтле хикәя тыңладылар. Балалар «Телим – булдырам – кирәк» һөнәр сайлау формуласы белән таныштылар һәм тест биремен үтәделәр.

Мондый чаралар хезмәткә һәм төрле һөнәр ияләренә хөрмәтле мөнәсәбәт тәрбияләүгә ярдәм итә, балаларны аңлы рәвештә һөнәр сайларга әзерли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International