19 июльдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар өчен ачык һавада чара үткәрделәр.
Катнашучылар бию гимнастикасы ясадылар, инструктор артыннан хәрәкәтләрне кабатладылар һәм кәефләре яхшыруын билгеләп үттеләр. Аннары инструктор «Карликлар һәм гигантлар», «Кайнар бәрәңге», «Шалкан», «Ятьмә һәм балыклар» хәрәкәтчән уеннарын үткәрде.
Чарада сигез кеше катнашты.