«Ышаныч» үзәгендә когнитив функцияләрне саклау өчен тернәкләндерү чаралары үткәрелә

2023 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән даими рәвештә тернәкләндерү чаралары үткәрелә, алар когнитив функцияләрне саклауга юнәлдерелгән.

Социаль хезмәтләр алучылар Мостафа Мәгъсүм улы һәм Марат Мостафа улы шахмат уйнарга яраталар. Шахмат уйнаганда, алар үзләренең гадәти уйлануларыннан арыналар, баш мие кичерешләрдән үзенчәлекле ял ала. Социаль хезмәткәр билгеләп үткәнчә, партия тәмамланганнан соң гражданнарда эмоциональ киеренкелек бетә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International