ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2023 ел
җомга

20 июльдә Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре көндезге төркемдә социаль хезмәтләр алучылар белән чираттагы дәресләр үткәрделәр.

Социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмалар өчен гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантлары бирү конкурсы игълан ителде.

20 июльдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Ффизик активлык аша акыл эшчәнлеген яхшырту» технологиясе кысаларында дәресләр узды. Технология инфаркт, инсульт һәм операцияләрдән соң вак моториканы торгызу, шулай ук кул хәрәкәтләрен эшкәртү аша тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.

Лениногорск «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Җаваплы ата-аналык мәктәбендә дәресләр дәвам итә. Кичә социаль эш буенча белгеч Лариса Голдобина социаль хезмәтләр алучылар белән «Баланың тормыш-көнкүрешен оештыруда гаилә традицияләре» дигән темага чара үткәрде. Очрашуның максатлары гаилә кыйммәтләрен ныгыту, гаилә тарихы, традицияләре белән кызыксынуны үстерү иде.

«Инвалидларны социаль-тирәлек реабилитациясе һәм социаль-көнкүреш адаптациясе» программасын тормышка ашыру кысаларында Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылар кеше тормышының һәм эшчәнлегенең төрле өлкәләре турында белем алалар, аларга көнкүрештә һәм социаль мохиттә уңышлы җайлашырга мөмкинлек бирә торган практик күнекмәләр алалар. Теоретик дәресләрдән тыш, алынган белемнәрне практикада эшләп чыгу каралган.


20
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Федераль дәүләт статистика хезмәте Территориаль органының оператив мәгълүматлары буенча, 2023 елның апрель–июнь айларында республиканың эшче көчләре саны (15 яшь һәм аннан өлкәнрәк) уртача 2 064,8 мең кеше тәшкил иткән, шуларның 2 022,3 меңе икътисадта мәшгуль булган һәм 42,5 мең кеше, ягъни эшче көчләр санының 2,1 %, эшләмәгән, әмма актив эш эзләгән.

24 июльдә «Молоды душой» Бөтенроссия грант конкурсына гаризалар кабул итү тәмамлана. Конкурс өлкән яшьтәге (55 яшьтән өлкәнрәк) гражданнарның социаль проектларына ярдәм итүгә һәм Россия төбәкләрендә өлкәннәр белән эшләүче Добро.Центрлар ачуга юнәлдерелгән.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе» коммерциячел булмаган оешмасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

EcoStandard.journal – хезмәтне саклау буенча белгечләр һәм җитәкчеләр өчен федераль журнал. Ул 2023 елның 26–29 сентябрендә Сочи шәһәрендә узачак Бөтенроссия хезмәтне саклау атналыгының генераль мәгълүмати партнеры булып тора.

Балаларның финанс грамоталылыгын арттыру максатыннан 18 июльдә Алексеевск районы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Н. Носовның «Ямаулык» хикәясе буенча дәрес уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International