Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең стационар төркеме тәрбияләнүчеләре белән татар милли костюмы турында танышу әңгәмәсе үткәрделәр. Чара балаларны татар милли мәдәниятенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Балалар татар милли костюмының үзенчәлекләре, кием элементлары, традицион бизәнү әйберләре белән таныштылар. Алар костюмның теге яки бу халыкка каравын бизәкләр, тегүләр буенча белергә мөмкин икәнен белде. Шулай ук чара барышында балалар «Түбәтәй» халык уены уйнадылар һәм алъяпкычларны татар орнаменты белән бизәделәр.