ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар көн саен төрле мастер-классларда катнашалар.

9 августта Яшел Үзән шәһәрендә «Социаль хезмәт күрсәтүдә коммуникатив технологияләр» темасына күчмә семинар-киңәшмә узды. Чарада инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре һәм мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре директорлары һәм белгечләре катнашты.

Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге карамагындагыларның баш мие эшен активлаштыру һәм психик процессларны нормальләштерү максатыннан Саида Гайнетдинова җитәкчелегендә чираттагы төркемле дәрес узды.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендәге көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Оста хуҗабикә» дәресе үткәрделәр. Чара социаль хезмәтләр алучыларны социаль-көнкүреш тернәкләндерү кысаларында оештырылды.


9
август, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру максатларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өйдә социаль хезмәтләр алучылар белән актив рәвештә социаль-тернәкләндерү чаралары үткәрә.

Арча муниципаль районында «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегенең социаль хезмәт алучылары финанс грамоталылыгын өйрәнәләр. Бүген алар СберБанк бүлекчәсенә экскурсиягә бардылар.

Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында план буенча Тернәкләндерү һәм карау мәктәбенең чираттагы төркемле дәресе узды. Дәреснең темасы – «Авыр авырган кешегә шәхси гигиенаны гамәлгә ашыруда ярдәм итү».

Азнакай районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә 2022 елдан «Парк ретриты» технологиясе кулланыла. Дәресләрне учреждение психологы үткәрә. Максатлы төркемгә ялгызлыкка бирелүчән, ярсучан һәм борчулы социаль хезмәтләр алучылар керә.

8 августта Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль тернәкләндерү буенча белгече «Дон» күпфункцияле комплексын кулланып дәрес үткәрде.

9 августта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге белгечләре белән мәгълүмати-консультацион очрашу оештырылды. Чара социаль хезмәтләр алучыларга аларның хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләре буенча мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International