9 августта Яшел Үзән шәһәрендә «Социаль хезмәт күрсәтүдә коммуникатив технологияләр» темасына күчмә семинар-киңәшмә узды. Чарада инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре һәм мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре директорлары һәм белгечләре катнашты.
Семинар-киңәшмәдә Татарстан Республикасы Рәисе Аппараты, Дәүләт энергетика күзәтчелеге һәм ГТСны күзәтү төбәкара бүлеге, Кулланучылар хокукларын яклау һәм иминлек өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, «Әкият» балалар үзәге вәкилләре чыгыш ясады. Катнашучылар социаль хезмәт күрсәтүдә коммуникатив технологияләрне куллану мәсьәләсендә тәҗрибә уртаклаштылар.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева 2023 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде.
Яшел Үзән районы «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр кунакларга «Көл кызы» әкиятенең театральләштерелгән постановкасын тәкъдим иттеләр.
