ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2023 ел
җомга

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «ЭкоДОС» волонтерлар отрядының элеккеге кураторы Фәридә Ибраһимованың иҗат кичәсе узды.

10 августта Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбиячеләр Елена Зверева һәм Альбина Хәмитова мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләр белән «Сәламәтлек көне. Саф һавада хәрәкәтчән уеннар» дигән чара үткәрделәр. Ул сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм хәрәкәтчән уен-ярышларга кызыксынуны үстерүгә юнәлдерелгән.


10
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

10–11 августта Казанда «100 % Татарстан. Сәламәтлек формуласы» онлайн форумы уза. Ул сәламәт яшәү рәвеше темасына багышланган һәм үз мәйданчыгында бизнес вәкилләрен, экспертлар берләшмәсен һәм халыкны, шулай ук республиканың профильле дәүләт хакимияте органнарын берләштерә.

Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече яшүсмерләр белән планлы профилактик эш алып бара.

8 августта «Нур» психологик-педагогик ярдәм үзәге базасында «Умиление» гаиләне, аналыкны һәм балалыкны яклау үзәге» АКБО белгече катнашында түгәрәк өстәл узды. Чара Татарстан Республикасында халыкның репродуктив сәламәтлегенә җаваплы мөнәсәбәткә юнәлдерелгән чараларның комплекслы планын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

10 августта Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә үз эшләрен ачарга теләүче эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча эксперт советының быелга өченче утырышы узды.

Азнакай районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар белән эшләүдә «Скандинавия йөреше» технологиясе уңышлы кулланыла. Ул гражданнарның физик активлыгын арттырырга ярдәм итә.

Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы көндезге тору төркемендә тренинг дәресләре үткәрде. Чарада биш кеше катнашты.

Азнакай районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә «Гарденотерапия» технологиясе өлкән яшьтәге кешеләр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшләүдә хезмәт буенча инструктор тарафыннан уңышлы кулланыла.

«Эчке волонтерлык» һәм «Парк ретриты» программалары кысаларында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары өчен шәһәр паркына бару оештырылды. Бу социаль учреждениедән ерак булмаган яңартылган ял итү урыны.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International