«Ышаныч» үзәгендә «Демография» илкүләм проекты кысаларында социаль-тернәкләндерү чаралары үткәрелә

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру максатларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өйдә социаль хезмәтләр алучылар белән актив рәвештә социаль-тернәкләндерү чаралары үткәрә.

Учреждение «Гарденотерапия» социаль технологиясен актив куллана, ул өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга үз тормыш тәҗрибәләрен бүлмә үсемлекләрен карауда кулланырга ярдәм итә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, олы яшьтәге кешеләр бик яратып үсемлекләр үстерәләр һәм аларны карыйлар. Бу эшчәнлекнең ачык психотерапевтик юнәлеше бар, бу аны өлкән яшьтәге гражданнарның психоэмоциональ халәтен яхшырту өчен кулланырга мөмкинлек бирә.

Шулай ук социаль хезмәткәрләр социаль хезмәтләр алучыларны файдалы мәгълүмат, чәчәк үстерү өлкәсендәге китап һәм журнал яңалыклары белән таныштыралар. Социаль хезмәт алучылар арасында тәҗрибәле чәчәк үстерүчеләр шактый, алар өй һәм бакча чәчәкләре үстерү турында яңа мәгълүматны теләп кулланалар, фикердәшләре белән аралашалар, чәчәк үстерү өлкәсендә шәхси тәҗрибә уртаклашалар.

Социаль хезмәткәрләр, өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны күзәтеп, үз карамагындагыларның эмоциональ-психологик халәте яхшыруын билгелиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International