Арча муниципаль районында «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегенең социаль хезмәт алучылары финанс грамоталылыгын өйрәнәләр. Бүген алар СберБанк бүлекчәсенә экскурсиягә бардылар.
Тернәкләнүчеләр банк заллары белән танышалар, терминалның эш принцибы, банк клиентлары өчен аның әһәмияте турында белделәр. Шулай ук банкта акча саклауның заманча системасы, банк картасын ничә яшьтә ясатып була икәнлеге, банкоматлар һәм СберБанкның мобиль кушымтасын ничек кулланырга кирәклеге турында да белделәр. Социаль хезмәт алучылар банкоматның һәм электрон чиратның эшен күзәттеләр, банк картасы белән нинди операцияләр башкарырга мөмкинлеген күрделәр.
Шулай ук экскурсия барышында яшьләр менеджер-консультант, хезмәт күрсәтү буенча белгеч, кассир-операционист, инкассатор кебек һөнәрләр белән таныштылар.