Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге карамагындагыларның баш мие эшен активлаштыру һәм психик процессларны нормальләштерү максатыннан Саида Гайнетдинова җитәкчелегендә чираттагы төркемле дәрес узды.
Хезмәт алучыларга инновацион эш формалары тәкъдим ителде, алар хәтерне, уйлау процессларын һәм игътибарны туплау өчен төрле күнегүләр һәм уеннарны үз эченә ала. Тәрбияләнүчеләр билгеләп үткәнчә, нейропсихология дәресләре нәтиҗәсендә аларның эмоциональ фоны тотрыклылана, арыганлык кими һәм ирекле контроль сәләте арта. Бу күнегүләрнең барысы да сәламәтләндерү эффектына ия, барлык катнашучыларның актив яшәү рәвешен саклый.