Алабуга интернат-йортында төрле мастер-класслар уза

2023 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар көн саен төрле мастер-классларда катнашалар.

Мәсәлән, «Старость в радость» хәйрия фондының мастер-классында җәйге җиләк натюрмортлары ясадылар. Шулай ук палитрада буяуларны катнаштырырга, берничә төстән кирәкле төс ясарга өйрәнүне дәвам иттеләр.

Мәскәүдән Галина Багрова белән бергә мастер-класста оригами техникасында куяннар ясадылар. Чара онлайн узды. Кәгазь фигуралар ясау куллар өчен бик яхшы күнегү булып тора, вак моториканы үстерә, ә куллар белән бергә хәтер һәм логик фикерләү дә яхшыра.

«Чәчәк аланы» мастер-классында Краснодар шәһәреннән Анна Егорова белән бергә социаль хезмәтләр алучылар кәгазьдән чәчәкләр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International