Августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелә торган Физкультурачылар көне алдыннан «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль эш буенча белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен саф һавада чара оештырдылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында иртә ярдәм күрсәтү системасын оештыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыру турында» 2019 елның 6 сентябрендәге 790 номерлы карарын гамәлгә ашыру кысаларында 11 августта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында онлайн укыту семинары узды.
11 августта Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар Физкультурачылар көненә багышланган чарада катнаштылар. Ул сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм балаларны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең террорчылыкка каршы саклану һәм янгын куркынычсызлыгы дәрәҗәсен күтәрү кысаларында 10 августта чираттагы инструктаж үткәрелде.
Социаль туризм – тернәкләндерүнең уникаль чарасы. Ул өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга җәмгыятькә интеграцияләнергә мөмкинлек бирә, тулы мәгънәле аралашу мөмкинлеге бирә. Бу технологиянең иң мөһим юнәлешләренең берсе – экологик юнәлеш.
Алексеевск районында «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячеләре Наталья Королева һәм Наталья Корнева китап сөючеләр көне үткәрделәр. «Укучылар бәйгесе» әдәби-уен программасында 17 бала катнашты.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Планшет һәм смартфонда эшләү» программасы буенча чара үткәрелде. Дәреснең максаты – гражданнарның цифрлы грамоталылыгын арттыру.
10 августта «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаган социаль хезмәт алучыларның кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашуы оештырылды.
Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында күрсәтелә торган «Караучы» («Сиделка») социаль хезмәтен күрсәтү сыйфатын даими тикшереп торалар.
Социаль хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын һәм вакытында күрсәтелүен контрольдә тоту чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Юлия Шәфигуллина өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәткәрләре белән җыелыш үткәрде.