Алексеевск районында «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячеләре Наталья Королева һәм Наталья Корнева китап сөючеләр көне үткәрделәр. «Укучылар бәйгесе» әдәби-уен программасында 17 бала катнашты.
Приютта тәрбияләнүчеләр үзләренең интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен күрсәтә алдылар. Алар яраткан шигырьләрен сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, әдәби викторинада һәм «Бу әйбер кайсы әкияттән?» конкурсында катнаштылар.
Чара тәрбияләнүчеләрдә китап укуга кызыксыну уятырга ярдәм итте.