Сиделкаларның эше контрольда

2023 елның 11 августы, җомга

Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында күрсәтелә торган «Караучы» («Сиделка») социаль хезмәтен күрсәтү сыйфатын даими тикшереп торалар.

Чараларның максаты – социаль хезмәтләр күрсәтүнең индивидуаль программасы нигезендә социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын, килешү шартларын, эш графигын үтәүне, карау көндәлекләрен алып баруны, медицина патронажын тикшерү, шулай ук гражданнарның хезмәтләр сыйфатыннан канәгать булуларын бәяләү.

Контроль чараларында комплекслы үзәк җитәкчелеге һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре катнаша. Социаль хезмәт алучылар караучыларның эшләреннән канәгать һәм аларга күрсәтелгән игътибар һәм кайгырту өчен рәхмәт сүзләрен белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International