Россиядә августның һәр икенче шимбәсендә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм хөрмәтенә Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Сәламәт булу һәрвакыт яхшы» дигән спорт-сәламәтләндерү чаралары оештырылды.
Татарстанда инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен һөнәри белем бирү оешмалары, гомуми белем бирү учреждениеләре, инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләре арасында «ИнваПрофи» Бөтенроссия һөнәри казанышлар конкурсының республика этабына йомгак ясалды.
Физкультурачы көне – спортны яраткан һәркем өчен бәйрәм. Чарага Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты да кушылды.
Шушы көннәрдә «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгече Гүзәл Кәлимуллина һәм шәфкать туташы Гөлшат Абдуллина яңа гаиләдә яшәүче Идея Жилина янына барып кайттылар.
Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Исәнме, мәктәп!» чарасы узды. Тантаналы шартларда булачак беренче сыйныф укучыларын хөрмәтләделәр.
Линар Әюпов – политехник колледжның тырыш студенты. Быел яшүсмергә 17 яшь тулган, һәм аның иң зур теләге – машина йөртү таныклыгы алу. Алабуга шәһәренең мәшгульлек үзәге белгечләре яшь кешегә хыялын тормышка ашырырга ярдәм итәләр.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылар «Россия көче» бөтенроссия проекты кысаларында Болгар музей-тыюлыгы территориясендә узган велоузышка кушылдылар.
11 августта Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Физкультурачылар көне уңаеннан спорт-күңел ачу чарасы узды.
10 августта Әлмәт шәһәр балалар хастаханәсе базасында иртә ярдәм күрсәтү системасын оештыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыру кысаларында ведомствоара консилиум узды. «Опека» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге иртә ярдәм күрсәтүдә катнашучыларның берсе булып тора.
Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә Физкультурачы көненә багышланган спорт чарасы уздырылды.