Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Планшет һәм смартфонда эшләү» программасы буенча чара үткәрелде. Дәреснең максаты – гражданнарның цифрлы грамоталылыгын арттыру.
Чара барышында социаль хезмәтләр алучыларга телефоннан компьютерга фотоларны ничек күчерергә, мессенджерда видеоэлемтә аша ничек шалтыратырга, шулай ук берничә онлайн кушымта кулланырга өйрәттеләр.
Дәрестә ике кеше катнашты.