«Тәтеш балкышы» үзәгендә бик мөһим очрашу узды

2023 елның 11 августы, җомга

10 августта «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаган социаль хезмәт алучыларның кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашуы оештырылды.

Балалар хәрби хезмәткәрне зур кызыксыну белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр, Россия хәрбиләренең батырлыклары турында ишеттеләр. Армиядә хезмәт итү, Ватан алдында гражданлык һәм хәрби бурычны намус белән үтәү кирәклеге билгеләп үтелде. Балалар конкрет мисалда чын геройларның янәшә яшәвен, батырлык, туган илгә мәхәббәтнең чын патриот сыйфатлары булуын күрделәр.

Очрашуда Тәтеш районы Ветераннар советы рәисе Ольга Илларионова катнашты. Ул сугышчыларга тизрәк кайтуларын теләде, махсус хәрби операция зонасында булган якташлары өчен туган шәһәре турында үз шигырьләрен тапшырды.

Ахырда балалар кунакка ныклы сәламәтлек, имин хезмәт теләделәр һәм әзерләнгән бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International