«Тәтеш балкышы» үзәгендә балалар өчен спорт чарасы оештырылды

2023 елның 11 августы, җомга

Августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелә торган Физкультурачылар көне алдыннан «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль эш буенча белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен саф һавада чара оештырдылар.

Дәрес башында социаль эш буенча белгеч балалар белән таныштыру әңгәмәсе үткәрде, гимнастиканың файдасы нәрсәдә икәнен аңлатты. Аннары җиңел атлетика буенча ярышларның күп тапкыр призеры Ульяна Тимофеева физкультминутка уздырды. Балалар гади хәрәкәтләрне рәхәтләнеп кабатладылар. Менә шулай күңелле һәм файдалы итеп балалар Физкультурачылар көнен үткәрделәр һәм физкультура үсешенә үз өлешләрен керттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International