Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең террорчылыкка каршы саклану һәм янгын куркынычсызлыгы дәрәҗәсен күтәрү кысаларында 10 августта чираттагы инструктаж үткәрелде.
Учреждение хезмәткәрләренә янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен, янгын очрагында персоналның гамәлләрен, беренчел янгын сүндерү чараларыннан файдалану техникасын искә төшерделәр. Аеруча игътибар учреждениенең террорчылыкка каршы саклану мәсьәләләренә һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда хезмәткәрләрнең гамәлләренә бирелде.